«Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләрнең Дилә Волкова җитәкчелегендә чираттагы вакыйга булып Балалар иҗат Йортына барулары булды.
Экскурсиянең максаты - балаларның кызыксынуын үстерү, иҗатка мотивацияләү.
Монда алар балаларның иҗаты белән таныштылар. Яшь экскурсантларга учреждениянең эшчәнлеге турында сөйләделәр. Музейда балалар кул эшләнмәләре һәм экспонатлар карап кына калмадылар, кайберләре белән хәтта уйнап карау мөмкинлеге тудырылды. Бигрәк тә тәрбияләнүчеләргә робототехник бүлмәсе бик ошады. Экскурсиядән соң балалар үзләренең хисләрен бер-берсе белән, әлбәттә, тәрбияче белән уртаклаштылар.