Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 23нче августа җыр укытучысы 34 инвалид бала белән Светофория иленә экскурсия уздырды.
Балалар юл кагыйдәләрен искә төшерделәр, әкият персонажы - Белмәмешкә аларны үтәргә өйрәттеләр.