"Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ольга Колганова балигъ булмаганнар өчен "Минем яраткан шәһәр" дип исемләнгәнинтерактив иҗади чара оештырды .
Дәрес кысаларында балаларга "Минем республикам" һәм "Туган шәһәрем Бөгелмә" презентацияләре күрсәтелде. Видеофильмнар материалларында балаларны төбәкнең тарихы һәм бүгенге көнендәге кызыклы фактлары белән таныштырдылар
Презентация ярдәмендә катнашучылар күп яңа мәгълүмат белделәр.