“Шатлык” приюты тәрбияләнүчеләре танылган шәхесләр белән танышуны дәвам итә

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Лейсән Галимҗанова Татарстан Республикасының XX гасырның 100 иң күренекле әһелләре популярлаштыруга багышланган – "Алардан башланды тарих" дигән темага әңъгәмә үткәрде.

Бүген балалар тагын бер танылган шәхес белән таныштылар. Ул республикабызның хәзерге президенты - Рөстәм Минниханов иде. Балалар бик кызыксынучан иделәр. Аның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган документаль фильмны бик теләп карадылар. Аның мавыгулары турында да белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International