ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Альтернатива" Яшьләр клубы активистлары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Вера Фатеева белән берлектә Аксарино авылына "Зирекле" чишмәсе территориясен җыештырырга барды.

 

 

 

5 сентябрь көнне “ Шатлык” приютында, “Экстремизмга – юк!” дигән айлык кысаларына нигезләнеп  өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар белән “ Сак булыгыз: терроризм! Куркынычсызлык мәктәбе” дигән дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты һәм бурычлары үсеп килүче буында гражданлык позицияләрен формалаштыру һәм шулай ук терракт вакытында үзеңне ничек тоту кагыйдәләренә өйрәтү иде.

 

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Музыкаль калейдоскоп" дип исемләнгән чара үткәрелде.

 

 

2017 нчы елның  5 нче сентябрендә  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәткәрләр Хаҗарова Мәдинә Мөхәмәт кызы  һәм Хайбулова Рәмзия Гайнетдин кызы социаль хезмәт алучылар катнашында ТАССРның тууына 100 ел тулу уңаеннан концерт оештырдылар.

 

 

Узган дүшәмбе, 4сентябрь көнне, Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының инваспортсменнары Чистай шәһәре инвалидлар җәмгыяте белән берлектә "Әнәс" мәчете кубогына инвалидлар арасында Армспорт буенча турнирда катнашты.

 

 

Шушы көннәрдә Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының актлар залында "Исәнме, мәктәп!" исеме астында бәйрәм чарасы узды. Тәрбияләнүчеләр бәйрәмгә алдан әзерләнде: шигырьләр өйрәнде, залны бизәде.

 

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында Түбән Кама риелторлар советы тарафыннан ведомствоара исәптә торучы 20 балигъ булмаган балаларга мәктәпкә әзерлектә ярдәм күрсәтелде.

 

 

Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 4 нче сентябрьдә  тернәкләнү узучы балалар 13 ел элек Бесланда булган трагедияне искә тошерделәр, бер минутлык тынлык белән бер гаепсез үлгән балаларны искә алдылар.  Үз куллары белән тынычлык кошы – күгәрченне ясадылар.

 


4
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 

2017 елның 7 сентябрь көнендә барлык муниципаль районнар һәм шәһәр округларының башкарма комитетлары һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән видеоконференция режимында семинар узачак.

 

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International