Татарстан предприятияләре хезмәт хакы бурычын кайтарды

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, республикада хезмәт хакы бурычын кайтару 55,2 мең сумга тиң булды. Әлеге сумманы Татарстанның 2 предприятиясе 9 хезмәткәренә түләде.

Шушы предприятияләр арасында үз эшчәнлеген төзелеш өлкәсендә алып барган предприятие 2 хезмәткәренә 26 мең сум бурычын һәм үз эшчәнлеген урман хуҗалыгы өлкәсендә алып барган предприятие 7 хезмәткәренә 29,2 мең сум бурычын кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International