Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 13 эшсез граждан "парикмахер" юнәлеше буенча һөнәри укытуга керште.
Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә психолог Гөлнара Бенинья "Радуга" арт-терапия клубының практик дәресен үткәрде. Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 4 балигъ булмаган бала катнашты.
Балаларны яклар өчен без һәрвакыт сак булырга, аларны кисәтеп торырга тиеш. Шул максат белән “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында “Шатлык” приюты тәрбиячесе Шәрәфетдинова Ләйсән Җәүдәт кызы кече яшьтәге балалар белән “Ят әйбер” дигән темага дәрес үткәрде.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Һөнәри юнәлеш бирү чаралар кысаларында Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче яшүсмерләр “Арча агропром һөнәри көллиятендә” кунакта булдылар.
Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә агымдагы елның июнь аенда хезмәт тернәкләндерү кабинеты эше гамәлгә ашырылып килә. Шуларның берсе – тегү эше.
"PROFF-навигатор" һөнәри юнәлеш бирүче проект кысаларында Зәй халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең профконсультанты "Красная шапочка" һәм "Кыңгырау" балалар бакчасында һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.
Баулы "Мәрхәмәт" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Татар-Кандыз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 һәм 11 сыйныф укучылары белән күнегүләр комплексы һәм арт-терапия дәресе үткәрде.
Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры вазыфаларын башкаручы Ольга Иванова Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Комиссия утырышында катнашты.
ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан, Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар әти-әниләре белән берлектә җирле туган якны өйрәнү музеена бардылар.