«Флот-Групп» ҖЧҖ өлешчә хезмәт хакы бурычын түләде

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, «Флот-Групп» ҖЧҖ 44 хезмәткәренә 1853 мең сум күләмендә өлешчә хезмәт хакы бурычын кайтарды.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International