Баулы "Мәрхәмәт" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Татар-Кандыз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 һәм 11 сыйныф укучылары белән күнегүләр комплексы һәм арт-терапия дәресе үткәрде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый дәресләр киеренкелекне төшерергә ярдәм итә.
Очрашу барышында түбәндәге эш алымнары кулланылды: тематик әңгәмә, төркемле дискуссия, төркем белән күнегүләр башкару һәм арт-терапия.