Балаларны яклар өчен без һәрвакыт сак булырга, аларны кисәтеп торырга тиеш. Шул максат белән “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында “Шатлык” приюты тәрбиячесе Шәрәфетдинова Ләйсән Җәүдәт кызы кече яшьтәге балалар белән “Ят әйбер” дигән темага дәрес үткәрде.
Анда балалар “терроризм” төшенчәсе белән танышты, терракт вакытында саклык кагыйдәләрен өйрәнде. Шулай ук “Әгәр дә...” дигән уен уйнады, балалар авыр хәлләрдән чыгу юлын эзләде. Әңгәмә якты эчтәлекле презентация күрсәтү белән алып барылды. Балалар чын күңел белән карап, андагы күренешләрне анализлады.