Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә психолог Гөлнара Бенинья "Радуга" арт-терапия клубының практик дәресен үткәрде. Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 4 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәреснең максаты булып күзаллауны, тирәлекне кабул итү, катнашучыларның социаль компетентлыгын үстерү торды.
"Ком терапиясе буенча күнегүләр башкарганда балалар комда боҗра ясый, аннары аны төрле предметлар белән бизи”, – ди психолог.