ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

"Экстремизмга – Юк!" айлык кысаларында Бөгелмә "Салават күпере" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балигъ булмаганнар арасында "Без - планетада тынычлык өчен!" дигән темага рәсем конкурсы узды.

 

5S Лин-офис системасын гамәлгә кертү буенча Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгече Марина Архипова "5s Лин-офис Системасы" темасына методик сәгать үткәрде.

 

 

 «Шатлык» приютында кече төркем балалар белән арт-терапия буенча «Курку» дигән дәрес үткәрелде.

 

 

 

Бу көннәрдә узган Шәһәр көнендә "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре хәйрия нигезендә 18 балигъ булмаган бала өчен Санкт-Петербург циркына сәяхәт оештырды.

 

Нәрсә ул тероризм? Бу сүз каян килеп чыккан? Мондый хәлләрдә нәрсә эшләргә? Бу сорауларга җавапны “ Изгелек”  тернәкләндерү үзәгендә узган чарада  сөйләштеләр.

 

 

 

"Тигезлек" программасы кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Ф. А. Гаптелганиева "Минем сәламәтлек - минем кулларда" темасына чара үткәрде.

 

 

Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кече яшьтәге балалар белән "Исәнме, мәктәп!" дип исемләнгән дәрес үткәрелде.

 

Бөгелмә “Салават күпере” комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча дискуссия үткәрде.

 

Бүген, 13 сентябрьдә, Кукмара "Мәрхәмәт" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә куңел ачу чарасы оештырылды.

 


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Иртәгә, 13 сентябрь көнне,  Апас эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International