Һөнәри юнәлеш бирү чаралар кысаларында Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче яшүсмерләр “Арча агропром һөнәри көллиятендә” кунакта булдылар.
Көллият ишегеннән атлауга алар механизатор, төзүче, пешекче һәм тегүче һөнәрләренең мавыктыргыч дөньясына чумдылар. Көллияттә укучылар аларга укырга керү өчен нинди әзерлекләр кирәген сөйләде, уку класслары, лабораторияләр һәм хезмәт бүлмәләре белән таныштырды, күргәзмәләрне карады. Үзләре да камырдан һәм салфеткадан роза чәчәге ясарга өйрәнде. Соңыннан әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте.
“Үзәккә йөрүче яшүсмерләр уку барышын тирәнтен аңладылар, кирәкле мәгълүматларны алдылар. Һөнәр сайлауга һичшиксез булышыр, юнәлеш бирер”, - ди хезмәт инструкторы Гөлнара Сәлихҗанова.