ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Зәй "Шатлык" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә бәйрәм чарасы узды.

 

“Шатлык” приюты тәрбиячесе Галимзянова Л.М. балаларның ата-аналары белән "Әти,әни һәм мин- спорт гаиләсе” дигән ярыш уздырды. Чараның максаты: гаиләләрне спортка җәлеп итү иде.

 

 

 

Кичә интернат-йортта яшәүчеләр №13 балалар бакчасына "Җылы оеклар" акциясе белән барды.

 

 

"Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре иҗади дәрес үткәрде.

 

 

"Ата-аналар университеты" технологияләре кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль педагог Гулия Мифтахова чара үткәрде.

 

Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре белән берлектә тулы булмаган, күп балалы гаиләләрдән балаларга һәм инвалид балалар өчен иҗади дәрес үткәрде.

 

 

"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Гулия Мифтахова һәм Эльмира Гарафутдинова мөмкинлекләре чикләнгән балаларда кунакта булдылар.

 

 

"Экстремизмга – ЮК!" айлык кысаларында Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә персонал белән террористик акт килеп чыккан очракта уку күнекмәсе оештырылды.

 

 


26
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Чистайның эш белән тәэмин итү үзәгендә "Парикмахер" белгечлеге буенча профессиональ сайлап алу булды.

 

 

"Көзге Игелек Атнасы" акциясе кысаларында Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед, психолог һәм дефектолог инвалид балалар һәм әти-әниләре белән түгәрәк өстәл уздырды.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International