"Көзге Игелек Атнасы" акциясе кысаларында Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед, психолог һәм дефектолог инвалид балалар һәм әти-әниләре белән түгәрәк өстәл уздырды.
Логопед өйдә кулланырга мөмкин булган практик алымнар күрсәтте.
Чара барышында әти-әниләр дефектолог һәм психологның игротерапия кысаларында башкарган теге яки бу күнекмәләрне күзәтте, аннан фикер алыштылар, сораулар бирделәр.