"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Гулия Мифтахова һәм Эльмира Гарафутдинова мөмкинлекләре чикләнгән балаларда кунакта булдылар.
Балаларга спонсорлык ярдәме күрсәтелде: канцелярия товарлары һәм таталы бүләкләр тапшырылды.