"Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре иҗади дәрес үткәрде.
Аның катнашучылары булып инвалид балалар һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдән балалар.
Чара барышында мастер-класслар да үткәрелде, шулай ук балаларга ышаныч телефоны турында хәбәр ителде.