Бүген Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Зәй "Шатлык" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә бәйрәм чарасы узды.
"Пульс" клубы иң беренче чиратта ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр, пенсионерлар һәм инвалидлар өчен булдырылды.
Бәйрәмдә күп санлы котлаулар яңгырады. Беренче итеп актив пенсионерларны Зәй шәһәр советы башлыгы урынбасары Елена Недошивина котлады. Ул шулай ук Зәй муниципаль районы башкарма комитеты исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.
Юбилей кичәсендә "Энергетик" мәдәният йорты артистлары бәйрәм программасын башкарды.