Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре белән берлектә тулы булмаган, күп балалы гаиләләрдән балаларга һәм инвалид балалар өчен иҗади дәрес үткәрде.
Әлеге чарада 16 балигъ булмаган бала катнашты. Чараның төп максаты төрле категория балаларга ярдәм итү, балигъ булмаганнар проблемаларына игътибар җәлеп итү, толерантлык тәрбияләү торды.
Башта белгечләр рәсем конкурсы үткәрде. Аннан социаль педагог куөл эшләре эшләргә тәкъдим итте.