"Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Г. И. Фатхутдинова белән берлектә туризм һәм экологик белемнәр Көненә багышланган чара үткәрделәр.
«Шатлык» приютында “Бергә булдырабыз” проекты үз эшен дәвам итә.
2017 елның 24 сентябрь көнендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декадасын үткәрү кысаларында Биектау районының "Биектау" спорт комплексы территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
"Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең "НАЗ" социаль-тернәкләндерү бүлеге карамагындагылар өчен Ял һәм мәдәният паркында спорт чарасы оештырылды.
Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Ленара Шәйдуллина һәм Гүзәл Тахиуллина авыр тормыш хәлендә калган гаиләгә барды.
Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе 11 инвалид баласы тәрбиячеләр Тарасова Е.В., Степанова И.В. белән берлектә 27нче сентябрьдә #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысасында 50нче мәктәптә экология музеенда булдылар.
2017 нче елның 26 нчы сентябрендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында, 2 нче группа инвалид Руслан Фисенко бильярд турниры үткәрде.
"Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә иртә имин булмаганлыкны профилактикалау буенча чара узды.
Спас эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Бинк" социаль-эш клубы психологы белән берлектә 1 нче һәм 2 нче урта мәктәпләре һәм Никольск гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәтте.
#Мывместе #Безбергә#ДружныйТатарстан #Мир әлеге шигаре астында Көзге игелек атнасының икенче көне узды.