“Изгелек” үзәгендә "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы акциясе кысаларында бильярд турниры узды

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

 2017 нче елның  26 нчы сентябрендә  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән  кешеләр арасында, 2 нче группа инвалид Руслан Фисенко бильярд турниры үткәрде.

Турнир оештыруның максаты -  сәламәт яшәү рәвешен ныгыту иде.

    Чара барышында  12 кеше уенда катнашты, ә 16 кеше җанатарлар булды. Җанатарлардагы дуслык хисе һәм аларның активлыгы уенга азарт өстәде.  Турнир  барышында барлык  уен кагыйдәләре  дә үтәлде.Чара ахырында җюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде һәм аларга грамоталар, кубок, медальлар тапшырды.

    Турнирда катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе югары булып чыкты. Уен  катнашучыларда якты тәэсир һәм онытылмаслык кичерешләр генә калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International