"Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең "НАЗ" социаль-тернәкләндерү бүлеге карамагындагылар өчен Ял һәм мәдәният паркында спорт чарасы оештырылды.
Чара кысаларында саф һавада төрле тренажерларда физик күнегүләр башкарылды.
Социаль хезмәт алучылар чарада актив катнашты.