"Өмет" үзәге белгечләре "социаль такси" эшен оештырды

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 24 сентябрь көнендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декадасын үткәрү кысаларында Биектау районының "Биектау" спорт комплексы территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарга, пенсионерларга һәм инвалидларга алынган продукцияне өйләренә алып кайтып бирү өчен "социаль такси" эшен оештырды.

Шунысын да әйтергә кирәк, күмәк көч белән волонтерлар өлкәннәргә 29 капчык бәрәңге, 17 капчык ашлык, 4 сетка суган һәм 5 капчык кәбестә алып кайтып бирде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International