Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Ленара Шәйдуллина һәм Гүзәл Тахиуллина авыр тормыш хәлендә калган гаиләгә барды.
Визит "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында оештырылды.
Балигъ булмаган балага спонсорлык ярдәме күрсәтелде, аңа канцелярия товарлары бүләк ителде.