Норлат үзәге белгечләре толерантлык тәрбияләүгә юнәлдерелгән чара үткәрде

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

#Мывместе #Безбергә#ДружныйТатарстан #Мир әлеге шигаре астында Көзге игелек атнасының икенче көне узды.

Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре түгәрәк өстәл формасында балалар белән "Без төрле, әмма без бергә" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

Очрашуның максаты - балигъ булмаганнарда толерантлык, шәфкатьлелек тәрбияләү.

Чара барышында төрле милләтләрдән балалар аларның гаиләләрдәге традицияләре, бәйрәмнәре турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International