“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 1нче октябрьдә Картлар коне кысасында әби-бабайлар өчен Игелек почтасы исемле акция оештырылды.
Шушы көннәрдә Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мәдәният йортында балалар өчен хәйрия спектакле оештырды.
"Көзге игелек атнасы афетасы – игелекле эшләр эст" акциясе кысаларында Түбән Кама "Веста" үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина экологик дәрес үткәрде.
"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8б сыйныф укучылары Максим Иванов һәм Игорь Отришко Ветераннар янәшә яши акциясе оештырды.
«Көзге мәрхәмәтлелек » атнасы кысаларында “Шатлык” приютында тәрбияче Галимзянова Л.М. “Мәрхәмәтле сүз” дигән темага класс сәгате уздырды.
Календарьда беренче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне, димәк, без бүген традиция буенча, зур тормыш тәҗрибәсе булган өлкән буын вәкилләрен хөрмәтлибез.
Өлкәннәр Декадасы үткәрү кысаларында республикада "кайнар линия" телефоннары эшли башлаячак. Өченче буын вәкилләре социаль яклау, пенсия фонды, социаль иминиятләштерү фонды, медицина учреждениеләре, мәдәният һәм сәламәтлек саклау, шулай ук бүтән дәүләт оешмаларыннан консультацияләр ала алачак.
Зәй мәшгульлек үзәге район башкарма комитеты ярдәме белән эшләреннән азат ителүче "ЖБК Заводы" ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен эш бирүчеләр белән очрашу оештырды. Шул исәптән Чаллы шәһәренең "Домкор Индустрия" ҖЧҖ һәм Түбән Кама шәһәре "Камэнергостройпром" ҖЧҖ вәкилләре белән.
"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Түбән Каманың гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм "Веста" үзәгенең социаль педагогы Ольга Плаксина 14 бала өчен Кама Тамагы балалар китапханәсенә экскурсия оештырды.
Бүген Зәй муниципаль районында "Татарстан Республикасында 2014 - 2020 елларда халыкны эш белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтү” Дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында комиссия әгъзалары күп балалы әниләрне эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын кабул итү чарасын үткәрде.