Календарьда беренче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне, димәк, без бүген традиция буенча, зур тормыш тәҗрибәсе булган өлкән буын вәкилләрен хөрмәтлибез.
Елдан-ел бу дата зур әһәмияткә ия була бара, һәм бу очраклы түгел – җәмгыятьнең өлкәннәргә карата мөнәсәбәте аның мәдәниятлелек сыйфаты күрсәткече булып тора. Ел саен пенсия яшенә җиткән гражданнарның саны артуын исәпкә алып, әлеге бәйрәм актуаль булып тора.
Бүген Татарстанда 943 мең пенсия яшендәге кеше яши, шуларның 169ы күпгасырлык юбилеен билгеләп үтте. Бу безнең республикабызның алтын фонды – акыл һәм белем кешеләре, гореф-гадәтләр сакчылары, яшьләргә ватанпәрвәрлек, ныклык һәм оптимизм үрнәге.
Шунысын да әйтергә кирәк, республиканың барлык социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү системасы өлкән буын вәкилләренең тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән. Беренче урында өлкәннәргә өй шартларында уңайлы мөхит тудыру.
Үзен мөстәкыйль рәвештә карый алмаган 1800дән артык татарстанлы бүген интернат-йортларда тора. "Безнең кадерле ветеран" Партия проекты кысаларында учреждениеләрдә кунак бүлмәләре җихазландырылды.
Социаль хезмәт күрсәтү формалары белән беррәттән, яңа юнәлешләр дә барлыкка килә. Мәсәлән, агымдагы елда “Өлкән кешене гаиләгә алу” пилот проекты старт алды. Бүгенге көндә 36 тәрбиягә (асрамага) алган гаилә бар, әлеге гаиләләр карамагында 36 өлкән яшьтәге граждан, шуларның 10сы I төркем инвалиды, 8е II төркем инвалиды, 3се III төркем инвалид һәм инвалидлыгы булмаган 15 пенсионер (шул исәптән 4 тыл хезмәтчәне).
Без өлкән буын вәкилләре белән эшләүдә нәтиҗәле формалар һәм ысуллар файдалану мәсьәләсендә дә шактый игътибар бирәбез. Учреждениеләр эшчәнлегенә яңа төрле технологияләр кертелә.
Моннан тыш, республикада пенсионерларны компьютер белеменә өйрәтү буенча программалар гамәлгә ашырыла, электрон технологияләрне кулланып өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча эш алып барыла.
90 яшьен тутырганнар озын гомернең сере дип гел хәрәкәттә булуны саный. Шуңа күрә мин бөтен олы яшьтәгеләр шуны киңәш итеп әйтәр идем: тормышыгызны актив гамәлләр белән баетыгыз, яңалыкка омтылыгыз, үзегезгә ошаганны эшләгез! Фәкать барсы да сезнең узегездән тора. Барысы да сезнең кулда!
Барлык өлкән буын вәкилләренә әлеге истәлекле көндә нык сәламәтлек, актив озын гомер, күңел җылысы һәм иминлек телим!