Питрәч социаль приютында Көзге игелек атнасы дәвам итә

2017 елның 1 октябре, якшәмбе

 «Көзге мәрхәмәтлелек » атнасы кысаларында “Шатлык” приютында тәрбияче Галимзянова Л.М. “Мәрхәмәтле сүз” дигән темага класс сәгате уздырды.

Чара барышында балалар, җылы сүз дөньяны тагыда мәрхәмәтле итә, кеше күңелендә тирән эз калдыра дигән фикергә килделәр. Кеше яхшылык өчен рәхмәтле булган саен, тирә – юньдә шул кадәр яхшылык кылына.

Моннан тыш, приютта “Сәламәт булсаң-барда була” темасы астында хәрәкәтле уеннар оештырылды.

“Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Галимҗанова Л.М. “Сәламәт булсаң-барда була” темасы астында хәрәкәтле уеннар уздырды. Максаты:- балаларның активлыгын стимуллаштыру.

 Үткәрелгән чара нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ул балаларда кызыксыну уятты. Мондый уеннар балаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыра. Уеннар барышында балалар бик актив иделәр. Аларның кызыксынучанлыгы күренеп тора иде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International