Түбән Кама "Веста" үзәгендә Көзге игелек атнасы кысаларында чаралар үткәрүдәвам итә

2017 елның 1 октябре, якшәмбе

"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Түбән Каманың гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм "Веста" үзәгенең социаль педагогы Ольга Плаксина 14 бала өчен Кама Тамагы балалар китапханәсенә экскурсия оештырды.

Дәрес башында китапханәчеләр укучыларга кеше тормышында китап әһәмияте турында сөйләделәр һәм китаплар турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерергә тәкъдим иттеләр.

Экскурсиядән соң балаларга "Китап остаханәсенә" узырга тәкъдим ителде. Алар таушалган һәм ертык китапларны төзәттеләр. Балаларның тырышлыгы ярдәме белән дистәләгән китаплар икенче тормышлы булдылар. Балалар киләчәктә дә китапханәгә укыр өчен генә түгел, китапларны төзәтү максаты белән киләчәкләре турында да сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International