"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8б сыйныф укучылары Максим Иванов һәм Игорь Отришко Ветераннар янәшә яши акциясе оештырды.
Акция кысаларында тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны А. В. Поджидаеваның һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Ш. Гыйльфанованың йорт яны территориясен җыештыру буенча ярдәм күрсәтелде.
Акциянең максату булып яшүсмерләргә өлкән буынга карата хөрмәт, мәрхәмәтлек тәрбияләү торды.