Зәй муниципаль районында күп балалы хатын-кызлга эш урыны булдырылган

2017 елның 1 октябре, якшәмбе

Бүген Зәй муниципаль районында "Татарстан Республикасында 2014 - 2020 елларда халыкны эш белән тәэмин итүдә  булышлык күрсәтү” Дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында комиссия әгъзалары күп балалы әниләрне эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын кабул итү чарасын үткәрде.

Бу юнәлештә заявка "Зәй икмәк" ҖЧҖ директорыннан бирелгән иде. Аңа эш урынын җиһазлар өчен чыгымнар кайтару тәртибе буенча аңлатма бирелде. Нәтиҗәдә эш бирүче  Татарстана Республкиасы бюджетыннан 50 мең сум  акча алачак.

Билгеләп үтик, Зәй муниципаль районында әлеге программа 2011 елдан бирле гамәлгә ашырыла,  шуның нәтиҗәсендә районда мәшгуль булмаган күп балалы ата-аналар һәм инвалид бала тәрбияләүче ата-аналарны эшкә урнаштыру өчен 7 махсус эш урыннары булдыралган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International