Эшләреннән азат ителүче "ЖБК Заводы" ҖЧҖ хезмәткәрләренә 50 дән артык вакантлы эш урыннары тәкъдим ителгән

2017 елның 1 октябре, якшәмбе

Зәй мәшгульлек үзәге район башкарма комитеты ярдәме белән эшләреннән азат ителүче "ЖБК Заводы" ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен эш бирүчеләр белән очрашу оештырды. Шул исәптән Чаллы шәһәренең "Домкор Индустрия" ҖЧҖ һәм Түбән Кама шәһәре "Камэнергостройпром" ҖЧҖ вәкилләре белән.

Чара кысаларында кадр хезмәткәрләре буш эш урыннары турында мәгълүматны җиткерде.

Тулай торак бирү, Зәй шәһәренә кадәр түләүсез вахты эшләтеп җибәрү, туклану өчен компенсация бирүгә кагылышлы сораулар каралды.

Эшләреннән азат ителүче ЖБК “Заводы" ҖЧҖ хезмәткәрләренә барлыгы 50 дән артык эш урыны тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International