Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 1нче ноябрьдә тәрбиячеләр, жыр укытучсы Городилова Н.Г., Марченко И.В. 27 рнәшкләнү курсы узучы бала белән 8 ата-ана өчен “Без – тату балалар” исемле кичә уздырдырды.
Бүген иҗтимагый оешмаларның наркотиклар куллану туктаткан затларны социальләштерү буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен субсидия алырга гаризалар кабул ителә башлады.
Яшел Үзән филиалының квалификация үстерү төбәк агентлыгы базасында "Бухгалтер" һөнәре буенча төркем ачылды.
Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга эшкуарлык эшчәнлеген оештыруга бер мәртәбә түләнә торган финанс ярдәме бирү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды.
Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге юнәлеше буенча17 эшсез граждан "1С: Предприятие" программасы буенча белем алырга кереште. Укулар инновация, менеджмент һәм бизнес көллияте базасында үткәрелә.
"Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Көзге шатлык" исеме астында утренниклар узды.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында арт-терапия социаль технологиясе кысаларында көзге бал оештырылды.
"Якын кешеләр" клубы эшчәнлеге кысаларында "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова ведомствоара патронажда торучы ата-аналар белән очрашу үткәрде.
30 октябрьдә "Бөгелмә электр насосы заводы" ААҖ территориясендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре катнашында киңәшмә уздырылды.
"Сделай свой выбор!" һөнәри юнәлеш бирү программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә резюме төзүдә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чара узды.