Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге юнәлеше буенча17 эшсез граждан "1С: Предприятие" программасы буенча белем алырга кереште. Укулар инновация, менеджмент һәм бизнес көллияте базасында үткәрелә.
Укулар тәмамлангач тыңлаучыларга квалификация күтәрү турында таныклык биреләчәк.
Барлыгы ел башыннан Түбән Кама мәшгульлек үзәге түбәндәге һөнәрләр буенча 480 эшсез гражданга һөнәри белем алырга юнәлешләр биргән: технологик җайланмалар операторы, перегонка аппаратчигы, приборист, химия анализы лаборанты, насос җайланмалар машинисты, автомобиль йөртүче, шофер, кондитер, закройщик, бухгалтер, сметчик.