"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә резюме төзү серләре белән таныштылар

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

"Сделай свой выбор!" һөнәри юнәлеш бирү программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә резюме төзүдә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чара узды.

Чара барышында тернәкләнү курсы узучы яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары үзең турында мәгълүмат язу һәм рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында белделәр. Моннан тыш, чара балигъ булмаганнарның лексикасын киңәйтүгә нигезләнгән иде.

Шулай ук, катнашучыларга "Минем резюме" дигән презентация дә күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International