ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннар Советы әгъзалары, Яшел Үзән район советы һәм "Гнездышко" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы балалар су спорт төрләре Сараенда өлкәннәр арасында йөзү буенча чемпионатында булдылар.

 

Кичә Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча "Антитеррор. Куркынычсызлык балалар өчен" дигән мультимедия фильмы күрсәтелде.

 

 

 

Репрессия корбаннарын искә алу көне кысаларында Түбән Кама шәһәре 28 нче урта белем бирү мәктәбендә сәяси чара узды.

 

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чираттагы мастер-класс узды. Бу юлы иҗади дәрес темасы әкият герое – Кот Котофеевичка багышланган идее.

 

 

 

2016-2017 елларда Татарстан Республикасында социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ булган балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү нәтиҗәле практикалар Комплексын үстерү чараларын тормышка ашыру кысаларында "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәт тернәкләндерү кабинетының "Садоводство" темасына чираттагы дәресе узды.

 


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

 

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 31 нче октябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 452 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 257 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3650 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 125 кешегә азрак.

 

Кичә кич Татарстан башкаласына эш визиты белән Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча Комитет, Россия Федерациясенең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм Россия Федерациясе Пенсия фонды вәкилләре килде.

 

Кичә Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында психолог Римма Садыйкова мәктәп яшендәге балалар белән "Защитный амулет" дигән дәрес үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International