"Бөгелмә электр насослары заводы" ААҖ өстәмә эш урыннары булдыра

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

30 октябрьдә "Бөгелмә электр насосы заводы" ААҖ территориясендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре катнашында киңәшмә уздырылды.

Билгеле булганча, "Бөгелмә электр насослары заводы" ААҖ шәһәр һәм район халкы өчен 150 өстәмә эш урыны булдыра. Ихтыяҗ зур булганнар: токарь, фрезеровщик, наладчик, сверловщик, земледел, кран машинисты, слесарь, маляр, протяжник, медник, прессовщик, штамповщик һәм башкалар.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, 2017 елның 9 ноябрь көнендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрү турында карар кабул ителде.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча эш белән тәэмин итү үзәгенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:Бөгелмә шәһәре,Октябрьск урамы,15. Белешмәләр өчен телефон: 8 (85594) 42534.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International