Эшсез зәйлеләр эшкуарлык эшчәнлеге формасында мөстәкыйль эш белән тәэмин итү оештыру буенча бизнес-планнар тәкъдир итте

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга эшкуарлык эшчәнлеген оештыруга бер мәртәбә түләнә торган финанс ярдәме бирү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды.

Субсидия алырга теләгән гражданнар эксперт советы әгъзаларына түбәндәге юнәлешләр буенча бизнес планнар тәкъдим иттеләр: аяк киеме ремонтлау, халык куллану товарлары ваклап сату һәм риэлтор хезмәтләре.

Дүрт кеше арасыннан бер мөмкинлекләре чикле эшсез гарждан Эксперт советы әгъзаларының хуплаувын алды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International