"Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Көзге шатлык" исеме астында утренниклар узды.
Театраль постановкалар форматында балаларга тематик әкият күрсәтелде. Үзәк карамагындагылар ата-аналар белән бергә музыкаль конкурсларда һәм викториналарда катнашты, шигырьләр һәм табышмаклар сөйләде.