ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

«НТР» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында тәрбияләнүчеләр өчен матур бәйрәм оештырды.

 

Зәй политехник колледжы базасында “Һөнәргә кереш” курсына йомгак ясалды. Өч ай дәвамында 21 зәй укучысы пешекче һәм электромонтер эшче һөнәрләренә төшенде.

 

2017 елның 28 ноябрендә Россия Президенты В.В. Путин Координация советының утырышында яшь гаиләләргә ярдәм итү Милли стратегиясен тормышка ашырырга тәкъдим итте. Мондый чараларның берсе булып 2018 елның гыйнварыннан 1нче бала тууга айлык акчалата түләү торды.

 

Шушы көннәрдә "Ярдәм Кулы" Хәйрия фонды вәкилләре Питрәч «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына килделәр. Хәйрия проекты кысаларында яңа ел бәйрәме оештырылды, , балаларга татлы бүләкләр тапшырдылар.

 

 

Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шәфкать туташы Гүзәл Фаляхова кышкы вакытта җәрәхәтләрне профилактикалау буенча әңгәмә үткәрде.

 

 

Менделеевск «Өмет Яры» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә  «Волшебство стучится в дверь» акциясе старт алды.

 

 

Бөек Устюгтан килгән Кыш Бабай Әлмәттә беренче тапкыр булды. Илнең Баш тылсымчысы  бәйрәм тантаналарында катнашты, үзәк шәһәр чыршысының  утларын кабызды, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм күп балалы гаиләләр белән очрашты.  Бәйрәм чаралары кысаларында район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм Бөек Устюгтан килгән  Кыш Бабай күп балалы Даишевлар гаиләсендә булдылар.

 

Бүген Бөгелмәнең эш белән тәэмин итү үзәгендә “Киләчәккә билет 2017” Республика иншалар бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр.

 

 

Бүген Лаеш шәһәре мәдәният йортында «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ярдәме белән мөмкинлекләре чикле балалар өчен яңа ел тамашасы узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International