Зәй политехник колледжы базасында “Һөнәргә кереш” курсына йомгак ясалды. Өч ай дәвамында 21 зәй укучысы пешекче һәм электромонтер эшче һөнәрләренә төшенде.
Пешекче һөнәре буенча дәресләрдә өлкән сыйныф укучылары микробиология, санитария һәм гигиена дисциплиналары нигезләрен өйрәнде. Шулай ук алган төрле ризык пешерү практик күнекмәләрен үзләштерде. Курслар тәмамланганда һәр укучы индивидуаль ашамлык пешерде.
Электр монтеры һөнәре буенча дәресләрдә өлкән сыйныф укучылары техник черчение, электротехника, җыю, монтажлау, көйләү нигезләренә төшенде. Практик дәресләрдә укучылар электр счетчигын кушып карады.
Курслар ахырында барлык укучыларга да таныклык тапшырылды.