Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шәфкать туташы Гүзәл Фаляхова кышкы вакытта җәрәхәтләрне профилактикалау буенча әңгәмә үткәрде.
Ул балаларга урам җәрәхәтләре сәбәпләре турында сөйләде һәм бозлавык вакытында нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеге турында аңлатты.
Әңгәмә балигъ булмаган балаларга бозлавык вакытында урамда һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәзләрен аңлату максатыннан оештырылды.