ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә «Картлык-шатлык» Хәйрия фонды тарафыннан Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республика ресурс үзәге белән бергә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр өчен яңа ел хәйрия акциясе оештырылды.

 

 

Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр оригиналь яңа ел маскалары әзерләде.

 

 

Бөгелмә «Радуга» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Елена Крутякова һәм Альбина Титова медицина психологы Вероника Маркова белән берлектә социаль хезмәт алучылар белән хәмергә бәйлелекне кисәтү буенча очрашу үткәрде.

 

Кичә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Чирмешән районына эшлекле сәфәр кылды, анда халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү үткәрде.

 

 

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.

 

Гадәттәгечә, Яңа ел алдыннан Бөгелмә социаль хезмәткәрләре үзәк карамагындагы торучы социаль ярдәм алучылар өчен яңа ел бәйрәмнәре оештырды.

 

Казанда яңа ел бәйрәмнәре алдыннан волонтерлар Бөгелмә «Возрождение» тернәкләндерү үзәге белгечләре, «Под крылом семьи» Иҗтимагый оешмасы белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрдә кунакта булдылар.

 

 

 


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

26 декабрьнең 2017 елында республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 11 803 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан бар. Бу алдагы исәпләр белән чагыштырганда 56 кешегә күбрәк. Икътисади актив халык саныннан чыгып билгеләгәндә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,57%ны тәшкил итә.

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3852 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 97 кешегә күбрәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International