Минзәлә «Салават күпере» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә хокук бозуларны профилактикалау буенча түгәрәк эшли. Аның төп максаты булып яшүсмерләрне эш белән тәэмин итү оештыру тора.
Бүген Зәй «Шатлык» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Бөек Ватан сугышында катнашкан Анна Моисееваның өенә барып, аны 95 яшьлек юбилее белән котлады.
Питрәч районы “Шатлык” приютында Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга багышланган искә алу кичәсе булып утте.
Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәге карамагындагыларга чаңгыда шуу зур шатлык китерә.
Шушы көннәрдә Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагоглары социаль ярдәм алучы балалар өчен балалар китапханәсенә экскурсия оештырды. Чара Л. Толстойга 190 яшь тулуга багышланган иде.
Бүген Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара узды.
Кичә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова Кукмара эш белән тәэмин итү үзәгендә гражданнарны кабул итте.
Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре үзәк китапханәсендә 12 нче гомуми белем бирү мәктәбенең 7-8 нче сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.
Бүген Казанның Яңа Савин районында эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 13 нче февраль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 926 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 229 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63% күрсәткечен тәшкил итте.