Шушы көннәрдә Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагоглары социаль ярдәм алучы балалар өчен балалар китапханәсенә экскурсия оештырды. Чара Л. Толстойга 190 яшь тулуга багышланган иде.
Китапханә хезмәткәре балаларны җылы кабул итте һәм уку залы буенча экскурсия оештырды.
Аннары хезмәткәр балаларны китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, китаплар белән ничек файдалану турында сөйләде.
Әлеге чара файдалы һәм мавыктыргыч үтте.