Кичә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова Кукмара эш белән тәэмин итү үзәгендә гражданнарны кабул итте.
Шулай ук, Энҗе Нигъмәтҗанова белән очрашуга 24 нче Республика матди ярдәм үзәге социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең коллективы килде.
Җыелыш барышында Кукмара муниципаль районының социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде.