ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тыл хезмәтчәне Василий Кочкаревта кунакта булып китте. Бүген ветеранга 90 яшь тулды.
Балигъ булмаганнарны дәрестән тыш вакытта эш белән тәэмин итү эшен оештыру кысаларында Түбән Кама «Веста» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Олеся Мингазетдинова һәм социаль эш буенча белгеч Әлфия Байкова балигъ булмаганнар өчен «Кванториум» балалар технопаркына экскурсия оештырды.
Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Россия хәрби комиссариатларының 100-еллык юбилеена багышланган чарада катнашты.
Кичә квалификация үстерү Региональ агентлыгы базасында «Компьютер дизайны» программасы буенча курслар тәмамланды.
Кичә «Шатлык» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Зәй муниципаль районында күзәтчелек эшчәнлеге Бүлегенең дознавателе белән бергә эш сәфәре кылды.
2018 елның 14нче февралендэ, «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Яңа Комар авылында яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән «Скандинав йөреше» технологиясе буенча сәламәтлек өчен файдалы чара оештырды.
Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1179 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 10 кешегә азрак. Шулай ук, Менделеевскта 3 эшсез кешегә азайган.
Ватанны саклаучылар Көне алдыннан «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары Баулы районы хәрби комиссариатына экскурсия оештырды.
Лаеш «Алтын көз» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече эш белән тәэмин итү үзәге белгече белән берлектә һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.
Лаеш техник-икътисадый техникумы базасында укучылар Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән очрашты.