2018 елгың 15 февраль көннендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә Әфганстан совет гаскәрләре көненә багышланган чара булып узды. Барлык оешма җитәкчеләре һәм волонтерлар һәйкәл каршына чәчәкләр куйдылар һәм бер минут тынлык игълан ителде.
Татарстан АССРның 100 еллыгы кысаларында Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Татарстан Республикасы җыр һәм бию Дәүләт ансамбле белән хәйрия концерты оештырды.
Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Мобиль офисы Карабаш гомуми белем мәктәбендә 10 нчы сыйныф укучылар арасында һөнәри юнәлеш бирү эше оештырды.
2018 елның 15 февралендә, «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәту үзәге белгече, социаль хезмәткәр, шәфкәт туташы, юрист Кукмара шәһәрендә яшәуче социаль хезмәтләрдән файдаланучы Сабирзянова Нурания Сабирзяновнага «Мобильная бригада» технологиясе буенча очрашу оештырдылар.
Шушы көннәрдә дүрт эшсез аксубайлылы «Д» категориясе буенча шофер һөнәренә укырга кереште. Укулар ДОСААФ РОСТО базасында үткәрелә.
Бүген Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Татар-Толкишский урта гомуми белем бирү мәктәбендә булып кайтты.
Балигъ булмаган балалар арасында наркоманияне профилактикалау эше кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәге белгечләре шәһәр социаль участокларында мониторинг үткәрде.
«Ярдәм кулы суз» акциясе кысаларында Менделеевск «Өмет Яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ТОС рәисе Екатерина Кузнецова белән берлектә өч бала тәрбияләүче яшь әнигә хәйрия ярдәме күрсәтте.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социомәдәни тернәкләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә А. Пушкинның әкиятләр кичәсе узды.
Изге Вәли Көне уңаеннан Зәй «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен чара оештырылды.