Бүген Казанның Яңа Савин районында эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Чарада алты предприятие һәм оешмалар вәкилләре катнашты, алар арасында «Тормыш иминиятләштерү» ҖЧҖ, «Быстро деньги» ҖЧҖ, «ЖКХ Инвест плюс» ҖЧҖ, «СК Ренессанс Тормыш» АҖ, Ростелеком һәм башкалар булды.
Дәгъва кылучыларга иминләштерү буенча консультант, сатулар буенча менеджер, сатучы, слесарь-сантехник, урам себерүче кебек белгечлекләр буенча 113 вакансия тәкъдим ителде.
Барлыгы вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 164 кеше килде, 21 кеше эшкә урнаштыру өчен юнәлеш алды.