Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре үзәк китапханәсендә 12 нче гомуми белем бирү мәктәбенең 7-8 нче сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.
Чара барышында «Заманча һөнәрләр дөньясы» темасына диспут узды, хезмәт базарындагы ихтыяҗы зу булган һөнәр турында мәсьәлә каралды.
Очрашу ахырында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге психологы укучылар белән психологик тест үткәрде.